Басмалар • 13.04.2021

Фирманың өлкән юристы Аида Сабирҗанова «БИЗНЕС Online» басмасына аңлатма бирде

Ил чикләре ябылуга бәйле чаралар низагсыз гына узып китәме, ялны кичектерү яки ял юнәлешен үзгәртү варианты бөтен туристларга да туры килми бит?


«Әгәр Ростуризм, билетны башка юнәлешкә яки башка даталарга алмаштыру – мөмкин булган бердәнбер вариант, дип әйтә икән, ул очракта, тәҗрибәдән күренгәнчә, суд тәртибендә акчаны кире түләттерүе катлаулы булачак, – дип сөйли Yalilov & Partners юридик фирмасының өлкән юристы Аида Сабирҗанова. – Түләттерергә мөмкин, ләкин катлаулы. Элегрәк ваучерлар тәкъдим ителә яисә акчаны кире кайтаралар иде. Нинди дә булса өметсез хәл килеп чыкса, судка мөрәҗәгать итеп була иде. Бездә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон бар, ул нинди дә булса штраф санкцияләреннән башка гына туристлык агентлыгы белән килешүне өзү һәм акчаны кире кайтару мөмкинлеген бирә. Ләкин монда килеп туган төп сорау: бу хәл ничегрәк хәл ителер икән? Ростуризм тарафыннан моңа кагылышлы рәсми аңлатма белдерелсә, проблема тиз һәм борчу-мәшәкатьсез генә хәл ителәчәк. Юк икән, хәл катлауланачак кына».

Тулырак мәгълүмат Бизнес-Online
 басмасында.

Бу Мәктәпкә Охшаган Фоторәсемнәр

Извините, ваш браузер не поддерживается