Иҗтимагый проектлар • 11.11.2020

«Хөкемдар» проекты

«Татарстан» ДТРК һәм «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе, Әлфия Җәлилова катнашында Yalilov & Partners ярдәме белән, татар телендә беренче «Хөкемдар» юридик тапшыруын башлап җибәрә.

Һәр тапшыруда чынбарлык хәлләр — акчага, гаилә низагларына бәйле булган, шулай ук башка мәсьәләләрне дә караячакбыз.

Сценарийларны профессиональ юристлар яза, судья ролендә — Конституция судының гамәлдәге судьясы, ә җавапчылар һәм дәгъвачылар — республиканың танылган актерлары. Шунысы да мөһим, телнең чисталыгын күзәтеп, проект буенча тел белгечләре дә консультация алып бара. Дүшәмбе көннәрендә 9.10 сәгатьтән соң, яңалыклар программасы тәмамлангач, «Хөкемдар» тапшыруын карагыз.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Россия Федерациясендәге суд эшчәнлеге рус телендә дә, башка дәүләт телләрендә дә уздырылырга мөмкин. Димәк, Татарстан Республикасында ул – татар теле. Шулай итеп, проект ике функцияне башкара – хокукый белем бирә һәм татар телен популярлаштыра.

Бу Мәктәпкә Охшаган Фоторәсемнәр

Извините, ваш браузер не поддерживается